Әлки районының талантлы өлкәннәре “Балкыш” фестиваленең зона турында бик әйбәт чыгыш ясадылар

20 сентября 2016 г., вторник

Анда Югары Әлкидән “Тургай” фольклор ансамбле, район үзәгеннән “Сударушка” һәм Демидовкадан җыр ансамбльләре, Базарлы Матактан Туйбикә Сираева, Югары Әлморзадан Рафидә Шәяхмәтова, Яңа Салманнан Әнвәр һәм Альмира Кәтиевләр, Кошкидан Эльвира Акулинина, Үргәгардан Гаваз Закиров һәм Илгиз Кыямов – барысы 35 талантлы райондашыбыз чыгыш ясады. Безнекеләрнең җырларын, нәфис сүз башкаруларын жюри югары бәяләде.

Зона туры җиңүчеләре фестивальнең йомгаклау өлешендә Казан сәхнәсендә чыгыш ясаячак. 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International