Иске Салман авыл җирлеге

Географик урыны.
Әлки муниципаль районы Иске Салман авыл җирлеге район үзәге, Базарлы Матак авылыннан 16 км. Ераклыкта урнашкан.
Иске Салман авыл җирлеге биш авылны берләштерә: Иске Тахтала, Яңа Иахатала, Яңа Баллыкуль, Иске Нохрат һәм Иске Салман авыллары.  Авыл җирлегенең үзәге булып Иске Салман авылы санала. Иске Салман авыл җирлеге биләмәләрен Спасс районы Аграмаковка, Әлки районы Салман, Кошки Һәм Базарлы Матак авыл җирлекләре чикли. Авыл җирлеге биләмәсе буйлап “Салман “ елгасы ага.
 

Мәйданы, халкы турында белешмә.
Авыл җирлегенең мәйданы 11467 га. тәшкил итә. Шул исәптән авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 9788 га.
Төп яшәүче халыкның саны 898 кеше тәшкил итә,
шул исәптән:
хезмәт яшеннән яшрәкләр  - 271 кеше, хезмәт яшендә - 449 кеше. Пенсионерлар 267 кеше.
Мәктәпләрдә 136 укучы белем ала. 32 студент югары уку йортларында укыйлар.э
Кыскача тарихи белешмә.

Халык депутатларының Иске Салман авыл Советы Казан губернясының Спасс өязе Базарлы  Матак волостендә оеша. Беренче рәис булып   Хәбибуллин Кәлимулла сайлана. Авыл Советы сәркәтибе булып Мөхәммәтшин Сафиулла сайлана. 1930-1933 елларда авыл советы рәисе булып Сафин Кәлимулла, 1933-1936 елларда Әхмәтов Захидулла, 1936-1943 елларда Мөхәммәтшин Насыбулла, 1943-1945 елларда  Миндубаева (Хайдарова) Рабига, 1946-1954 елларда Хайруллин Разак, 1954-1957 елларда Гөмәров Габдулла Вәли улы, 1957-1961 елларда Гатин Миншакир Гата улы. 1961-1962 елларда Хәйдарова Рабига, 1962-1965 елларда       Гайнетдинов Идрис, 1965-1972 елларда Ибраһимов Ильяс Якуп улы, 1972-1974 елларда Коновалов Михаил Дмитрий улы, 1974-1976 елларда Гатин Рөстам, 1976-1979 елларда Галеев Хаҗиб Абдулла улы, 1979-1983 елларда Вәлеев Әнвәр Салихҗан улы, 1983-1986 елларда Садыков Таһир Самат улы, 1987-1999 елларда Җәләлетдинов Илалетдин Гәрәфетдин улы эшләделәр.
2000 елдан 2005 кадәр авыл советы рәисе булып Сафин Фәнил Даниулла улы эшләде. 2006 елдан авыл җирлеге рәисе булып  Җәләлетдинов Илалетдин Гәрәфетдин улы эшли.

Иске
Салман авылы тарихы:
Иске Салман авылына 14 гасыр башында нигез салына. Революциягә кадәр  авылда 450 хуҗалык, 6 кибет, 2 мәчет, 7 җил тегермәне була. Беренче мәктәпне 1912 елда укытучы Айтуганов Гайнулла иске ташландык өйдә ача.    Бу мәктәптә 17 малай укый башлый. 1919 елда мәктәп бинасы салына. Бу  мәктәптә малайлар белән бергә кызлар укый. 1927 елда «уку йорты» (китапханә) һәм « халык йорты» (клуб) ачыла. 1928 елда Яруллин Галиулла   клубка радио алып кайта. Клубка авыл халкы радио тыңларга җыела. 1929 елда  25 хуҗалык берләшеп беренче колхоз оеша. Колхозның беренче җитәкчесе булып  Миндубаев Минхәйдәр билгеләнә. 1936 елда колхоз  беренче ГАЗ маркалы автомашина сатып ала. 1941 елда беренчеләрдән булып сугышка  Кәлимуллин Гыйззәтулла китә. Иске Салман авылыннан сугышка 184 кеше алына, шуларның 98е яу кырында ятып калалар. Иске Салман авылыннан фронка ГАЗ автомашинасы һәм 62 баш ат җибәрелә.  Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 39 кеше төрле орденнар һәм 57 кеше төрле медаль белән бүләкләнәләр. 1949 елда Иске Салман авылында

 7 еллык мәктәп ачыла. Ә 1961 елда  8 еллык мәктәп ачыла. 1957 елда авыл урамнарына су үткәргеч ясала һәм авыл уртасына халыкка су алу өчен колонка урнаштырыла. Шул ук елны терлекчелек тармагында электр уты кулланыла башлый. 1961 елда Иске Салман авылында  кирпич заводы эшли башлый. 1965 елда 5 авылны берләштереп «Спутник» оештырыла. Бу совхозга Иске Салман, Иске Тахтала, Яңа Тахтала, Яңа Баллыкул һәм Иске Нохрат авыллары керә.Совхозның беренче җитәкчесе булып Шакиров Фаиз Вагыйз улы билгеләнә. 1966 елның ноябрь аенда авылга электр уты килә.

Авыл җирлегендә урнашкан оешмалар турында белешмә:
Иске Салман төп белем бирү мәктәбе.  
Директор – Насыбуллина Гөлфия Солтан
кызы. Иске Салман авылы, Үзәк урамы, 7 нче йорт.
Иске Тахтала төп белем бирү мәктәбе Директор – Ферапонтова Ирина Анатолий кызы. Иске Тахтала авылы, Ежевичная урамы, 84а йорты
Иске Салман балалар бакчасы “Ләйсән”  Җитәкчесе – Сафина Рәзинә Рафик кызы. Иске Салман авылы, Үзәк урамы, 7 нче йорт.

Иске Тахтала балалар бакчасы “Ручеек” Җитәчесе – Падюшова Марина Владислав кызы. Иске Тахтала авылы, Ежевичная урамы, 84а йорты.  
Иске Салман мәдәният йорты. Директор – Насыбуллина Ильмира Ринат кызы.  Иске Салман авылы, Клуб урамы, 1нче йорт.

Иске Тахтала авыл клубы.  Директор – Солодовников Игорь Иван улы. Иске Тахтала авылы, Ежевичная урамы, 88а йорты.

 Иске Салман авыл китапханәсе. Җитәкчесе  Гарипова Гөлнур Солтангали кызы.  Иске Салман авылы, Клуб урамы, 1нче йорт.
Иске Тахтал авыл китапханәсе. Җитәкчесе Козлова Зоя Михаил кызы. Тахтала авылы, Ежевичная урамы, 88а 
Яңа Баллыкүл авыл китапханәсе. Җитәкчесе Нуриахмәтова Рәхилә Ильяс кызы. Яңа Баллыкүл авылы, кыр урамы, 40 нчы йорт.
Иске Салман авылы ФП. Фельдшер Вафина Әлфия Таһир кызы .Иске Салман авылы,  Клуб урамы ,1нче йорт.
 Иске Тахтала авылы ФП.  Гомәрова Ләйсән Рафик кызы.  Иске Тахтала авылы, Ежевичная урамы, 87а йорты.
Яңы Баллыкүл авылы ФП .Фельдшер Хәйдәрова Фәридә  Әнвәр кызы. Яңа Баллыкүл авылы,Кыр урамы,41 нче йорт.
Иске Салман авылы почта бүлеге. Җитәкчесе Гомәрова Резидә Илдар кызы, Клуб урамы 1 нче йорт.
Кибет “Әдилә” шәхси эшмәкәр Нургалиева Гөлия Гомәр кызы.  Иске Салман авылы , Тукая урамы ,34 нче йорт.
Агач эшкәртү цехы,   шәхси эшмәкәр Нургалиев Фердинат Харис улы. Иске Салман авылы,тау башы урамы.
Кибет “Арыш мае”. Сатучысы Гыйзатуллина Светлана Әдеһәм кызы. Тукай урамы, 34 нче йорт.
Азык-төлек кибете. Сатучысы Шәһимәрданова Назирә Марсель кызы. Иске Салман авылы,Үзәк урам, 8 нче йорт.
 Азык-төлек кибете. Сатучысы
Табунова Ирина Николай кызы. Иске Тахтала авылы, Лесная урамы, 77йорт.

Азык-төлек кибете. Сатучысы Нуруллина Айсылу Муса кызы. Яңа Баллыкүл авылы, Кыр урамы, 6а йорты.
Азык-төлек кибете.  Шәхси эшмәкәр
Карманаев, Иске Тахтала авылы,. Ежевичная урамы, 91а йорты.

 КВ Агро Әлки отряды № 10 Җитәкчесе Гатин Равил Хәнифулла улы. Иске Салман авылы, Тау башы урамы, 3нче йорт.
КФХ “Ләйсан” Насыбуллин Нәбиулла Кәлимулла улы. Иске Салман авылы,Тукай урамы.4 нче йорт.
КФХ “Чыгыш.” Вафин Рөстәм Мингәрәй улы. Иске Салман авылы. 2 тыкырык, 1нче йорт.
КФХ “Салман” Җәләлетдинов Фәнил Илалетдин улы. Иске Салман авылы, Вахитов урамы, 10 нчы йорт.

 

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 7 августы, 10:04

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International