Татарстан Республикасының җирле үзидарәсенең һәм башкарма хакимиятенең вәкиллекле органнарының Әлки муниципаль районы башлыгы каршындагы советы (алга таба – Совет) муниципаль район Советы тарафыннан җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасы башкарма комитет органнары һәм башкарма хакимият федераль органнарының муниципаль районда эшләүче территориаль органнары белән узара килешеп эшләүләрен тәэмин итү, социаль-икътисадый үсеш өлкәсендә карарлар эшләү, муниципаль районның җирле үзидарәсен оештыруга кагылышлы мөһим мәсьәләләрне оператив карау максатыннан чыгып булдырылды.
Советның составы
Төп функцияләре:
*муниципаль район һәм аның составына кергән җирлекләрнең социаль-икътисадый үсешенә кагылышлы аеруча мөһим мәсьәләләрне карау;
*җирле үзидарә органнарының муниципаль район территориясендә эшләүче дәүләт башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлек итү, шул исәптән тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен үтәү мәсьәләләренә үзара килешенгән мөнәсәбәт булдыру;
*муниципаль районның аеруча мөһим муниципаль хокук актлары проектларын карап тикшерү;
*муниципаль районның консолидацияләнгән бюджетын формалаштыру һәм үтәү белән бәйле мәсьәләләрне карау, кадрлар сәясәте, муниципаль хезмәткәрләрне әзерләү һәм укытуга кагылышлы төп мәсьәләләр турында фикер алышу;
*Әлки муниципаль район башлыгы тәкъдиме белән башка мөһим мәсьәләләрне карау.
Үзенә йөкләнгән мәсьәләләрне карау өчен түбәндәге хокукларга ия:
*кирәкле материалларны билгеләнгән тәртиптә җирле үзидарә, дәүләт хакимияте органнарыннан, вазыйфалы затлардан, предприятиеләр җитәкчеләреннән соратып алу;
*үз утырышларына башкарма дәүләт органнары, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, предприятиеләр һәм башка оешмалар җитәкчеләрен чакыру;
*үз вәкилләрен җирле үзидарәне камилләштерү һәм иҗтимагый берләшмәләр, башка оешмалар белән үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре белән бәйле чараларда катнаштыру.
Соңгы яңарту: 2023 елның 15 гыйнвары, 22:24