Һәр елны районыбызда волейбол буенча район беренчелеге ярышлары үткәрелә. Ул гадәттә көз айларында башлана һәм 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне алдыннан төгәлләнә. Дүрт айдан артык дәвам итәсе бәйгедә район оешма-учреждениеләре, авыл җирлекләре командалары көч сынашачак. Әлегә командаларны туплау бара, беренче күнегүләр үткәрелә.
Бераз соңрак хатын-кызлар командалары арасында да волейбол ярышлары башланачак. Аларның җиңүчеләре 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ачыкланачак.