“Әлки хәбәрләре” район газетасына 4 меңгә якын кеше язылган

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Район почта участогы җитәкчесе Лидия Чуманова “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә газета-журналларга язылу буенча беренче нәтиҗәләр белән таныштырды. Узган атнада  район халкы 790 данә матбугат басмасына язылган. Ә язылу кампаниясе башыннан барысы 8675 данә газета-журналга подписка рәсмиләштерелгән.

Вакытлы матбугатка яздыруда Иске Камка, Иске Матак, Түбән Кәчи, Иске Алпар почта бүлекчәләре аеруча тырышып эшлиләр.

Быел да күп балалы, аз керемле гаиләләрне район газетасына  яздыруда хезмәт коллективлары нәтиҗәле эш алып бардылар. Медицина, мәгариф хезмәткәрләре, урман хуҗалыгы, район газ эксплуатацияләү хезмәте, ветеринария берләшмәсе, үзәк китапханә һәм башка күп кенә коллективлар әлеге хәйрия акциясендә актив катнаштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International