Әлкилеләр таңга кадәр Төп чыршы янында күңел ачты

2018 елның 2 гыйнвары, сишәмбе

Район үзәге Базарлы Матакта үзәк парктагы Төп чыршы янына да бик күп кеше җыелды. 

Алар Кыш бабай һәм Кар кызы белән җырлап-биеп бәйрәм иттеләр. Һава торышы да суык түгел,  шуңадыр да паркка башка еллардагыдан ике-өч тапкырга  күбрәк халык җыелган иде. Район мәдәният хезмәткәрләре бик күңелле бәйрәм программасы әзерләгәннәр иде. Бәйрәмгә җыелган барлык халыкны район башлыгы Александр Никошин котлады.

- Хөрмәтле дуслар! Менә 2017 ел да тарихта калды. Ул районыбыз өчен уңышлы булды. Ә яңа аяк баскан 2018 елга планнарыбыз тагын да зур. Һәркайсыбызның уртак тырышлыгы һәм хезмәте белән без аларны да тормышка ашырырбыз. Яңа ел белән сезне, хөрмәтле райондашлар! Яңа 2018 һәркайсыбызга исәнлек, гаиләләребезгә иминлек, муллык, һәр эшебездә зур уңышлар алып килсен. Бәйрәм белән!

Халыкны бәйрәм белән шулай ук муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов тәбрикләде.Тантанага тагын да зур күтәренкелек өстәп төнге күкне аллы-гөлле бәйрәм фейерверклары бизәде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International