Клуб мөдире Татьяна Теличко, укытучылары Татьяна Чернова җитәкчелегендә шөгыльләнүче кызлар осталыкларын башта Нурлатта күрсәттеләр, ә аннары Казанга чакырылдылар. Жюри кызларның чуаш биюләрен җиренә җиткереп башкаруларын, сәхнә киемнәренең зәвыкълы, матур булуын билгеләп үтте һәм ансамбльне дипломнар, истәлекле сувенир, 10 мең сумлык сертификат белән бүләкләде.