Олеся үзе гаиләсе белән Тольятти шәһәрендә яши икән. Бүләкне алырга аның әнисе Мария Геннадьевна килде.
Гаиләләренең бәхетле һәм бөтен булуын, гел ишәеп торуын теләп, район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина һәм “Әлки хәбәрләре” газетасы редакторы Азат Низамиев бәйге җиңүчесенә чәй сервизы тапшырдылар.