Әлки районында туып үскән, бүген Себердә яшәүче Рамил Исмәгыйлев туган ягына гел ярдәм итеп тора

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Яңа ел ялларында Рамил Исмәгыйлев үзе дә Әлкигә кайтып китте. Туган ягына һәрдаим ярдәм итеп торганы өчен аңа район башлыгы Александр Никошинның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Без Рамил Исмәгыйлев белән"Алинә" спорт залында сөйләшеп алдык.

–Рамил әфәнде, Себер якларына сезне нинди җилләр ташлады?

–Солдат хезмәтеннән кайтып, Самарада эшкә урнашып йөргәндә бер татар кешесе  “Безгә, Себергә кил, нефть бораулауда күп акча эшләрсең", дип кызыктырды. Шулай барып эләктем салкын якларга. Инде 30 елдан артык Томск өлкәсенең Стрежевой шәһәрендә гаиләм белән яшәп ятабыз.

 –Нефтьче булып киттегезме соң?

 –Юк, коммуналь хезмәтләр күрсәтү тармагында эшли башладым. Тора-бара шул юнәлештә шәхси предприятие ачып, эшмәкәр булып киттем. Хәзер минем җәмгыяттә 67 кеше хезмәт куя, 42 берәмлек техника бар.

–Татарлар күпме соң шәһәрегездә?

–Калада 50 меңгә якын халык яши, шуның 2 меңе – татар һәм башкортлар. Узган ел ахырында шәһәрдә 500 кешегә исәпләнгән, 16 метр биеклектәге манаралы мәчет төзүне төгәлләп, аны тантаналы төстә ачтык. Әлеге бәйрәмебезгә Татарстаннан Премьер-министр урынбасары Васил Шайхразиев җитәкчелегендәге зур делегация дә килде. Мәчет төзелеше белән җитәкчелек итү тулысынча миңа йөкләнгән иде. Шуңа Аллаһ йортының ишекләре ачылуга  мин бигрәк тә сөендем. Хәзер мәчетебездә  дин сабаклары да укытыла. Тиздән шәһәрдә яшәүче татар балаларына туган телне өйрәтү буенча укулар башланачак. Бу эшнең чыгымнарын  тулысы белән үз өстемә алдым.

–Рамил әфәнде, Татарстан мәктәпләрендә туган телне укыту буенча шау-шу купкан бер чорда бездән өч мең чакрым ераклыкта балаларга татар телен өйрәтү өчен янып йөрүегез бераз гаҗәп тә…

–Безнең шәһәрдә 300 ләп чечен кешесе яши. Алар рәхәтләнеп үз телләрендә аралашалар. Ә без, татарлар, күбрәк русча  сөйләшәбез. Балалар туган телләрен белеп, өйрәнеп үссеннәр, телебезне саклыйсы иде.

–Туган авылыгыз Югары Әлморзада кемнәрегез бар?

 –Анда энем Равил тәрбиясендә әнием Гөлсем яши.Аралар ерак булса да, әни, туганнар янына кайткалап йөрергә тырышам. Хәзер инде ике кызыбыз Казанда яшиләр, Татарстанга ешрак та кайтыла.

–Рамил әфәнде, сез Сабантуйлар үткәргәндә, башка җитди чаралар оештырганда районга һәрдаим матди ярдәм күрсәтәсез. “Алинә”гә әле көрәш келәме алып биреп, тагын бер зур бүләк ясагансыз. Районыбызга ярдәм итәргә сезне нәрсә этәрә?

–Яшәгән җир төрле булырга мөмкин, ә туган як бер генә ул. Якташларыма күпмедер булыша алам икән, димәк, туган төбәк белән элемтәләр нык әле,  дип шатланам. “Алинә” спорт залы җитәкчесе Айтуган Вафин белән заманында Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында бергә укыган идек. Ул бик тырыш, район өчен янып-көеп йөри торган егет. Шуңа мин аңа, хезмәтеңне башкарганда ярдәм кирәк булса хәбәр ит, дип әйтеп торам.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International