Әлки районының Карга авылында халык җыены узды

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Район җитәкчеләре, оешма-предприятиеләр вәкилләре катнашында узучы әлеге зур җыелышларда былтыр башкарылганнарга нәтиҗә  ясала, быелга бурычлар тәгаенләнә. Авыл халкы анда үзен борчыган һәм кызыксындырган мәсьәләләрне күтәрә.

Авыл җирлекләре советларының киңәйтелгән утырышлары быел да беренче булып Каргада үткәрелде.

Элегрәк авыл җыеннары бик шау-шулы үтә торган иде. Һәркайсында диярлек халыкны су белән тәэмин итү, юл, телефон мәсьәләләре күтәрелде. Соңгы елларда җыеннар шактый тыныч уза. Өстә аталган проблемалар күп урыннарда инде тулысы белән диярлек хәл ителгән. Дөрес, тормыш булгач, авыл кадәр авылда  төрле мәсьәләләр тумый тормый. Җыеннарда әнә шулар ачыклана, аларны чишү  юллары билгеләнә.

Карга – районның иң төзек авылларының берсе. Биредә соңгы елларда шактый уңай үзгәрешләр булды. Урам юллары ясалды, зират тирәсе яңартылды, ял паркы булдырылды, Бөек Ватан сугышында ил азатлыгы өчен  көрәшкән авылдашлары истәлегенә һәйкәл төзелде. Саный китсәң, хәйран инде ул эшләр.

Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев бик булдыклы, тырыш җитәкче. Ул халыкның тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен уңай хәл итү өчен янып-көеп йөри. Узган ел башкарылган эшләр хакында да җирлек башлыгы иркенләп сөйләде. Алар шактый җыелган. Халыктан кергән үзара салымга һәм дәүләтнең бу суммага дүртләтә өстәп түләгән ярдәменә урам юлларының яңалары салынган, су башнялары ремонтланган һәм тирәләре тотып алынган, урамнарга өстәмә яктырткыч лампалар куелган һәм башкалар.Халык терлек-туар, кош-корт асрап гаилә керемнәрен арттыра бара. Былтыр өч хуҗалык  кече фермалар булдырып, дәүләттән субсидияләр алган, иркен сарайлар төзеп, терлекләр санын арттырган. Каргада дәүләт субсидиясен алучылар күп. Сыер асраучыларга бирелә торган 3 мең сум субсидия биредә барысы 400 мең сум күләмендә таратылган. Кош-корт алып үстерүчеләргә 93 мең сумнан артык субсидия бирелгән. Авылда 14 гаилә өч баш һәм аннан да күбрәк савым сыеры тоталар.

Халыкның тормышы елдан-ел яхшыра – зур яңа йортлар салына, каралты-куралар тазартыла, шәхси автомашиналар саны арта бара. Зур булмаган Карга авылында 104 җиңел, 9 йөк автомобиле, төрле маркадагы 16 трактор бар.  Халык “Кызыл Шәрык-Агро”ның “Карга” отрядында, Карга мегафермасында хезмәт куя. “Алексеевскдорстрой”да эшләүчеләр байтак.

Авылда балалар күп. Мәктәпкәчә яшьтәге 53 бала исәпләнә. Аларның 18 е бакчага йөри. Авыл мәктәбендә 39 укучы белем ала.  

Каргалылар һәм авыл җирлеге җитәкчелеге үзара уртак тел табып эшлиләр.  Халык җир, милек, транспорт салымнарын вакытында түли. Үзара салымны да биредә  елның беренче кварталында ук җыеп, шул акчага дәүләт ярдәмен алып, җәй әйләнәсе авылны төзекләндерү белән бәйле һәм башка мөһим эшләрне башкарырга өлгерәләр. Бу елга да планнары җитди: урам-тыкрыкларда юллар ремонтлауны дәвам итәргә, суүткәргечләрне яңартырга, көнкүреш калдыкларын юк итү буенча эшләргә ниятләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International