Әлки районында наркотиклар куллану белән бәйле рәвештә исәптә торучылар саны кимегән

2018 елның 20 гыйнвары, шимбә

Бу мәгълүматлар наркотикларга каршы район комиссиясе (районная антинаркотическая комиссия) утырышында бәян ителде. Комиссия әгъзалары үткән елга нәтиҗәләр ясадылар, быелга эш планы кабул иттеләр.

Районда наркотиклар белән бәйле вәзгыять турында эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы урынбасары Денис Шипигин  сөйләде. Аның әйтүенчә,  район территориясендә республиканың эре шәһәрләреннән һәм күрше төбәкләрдән наркотиклар керү каналлары юк. Бездә ачылган җинаятьләрнең барысы да марихуана (каннабис) дигән наркотик матдәне саклау һәм куллану белән бәйле. Ә ул киндер үсемлегеннән җитештерелә. Мәгълүм булганча, хәзер мәк һәм киндерне үстерү закон тарафыннан тыела. Моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Шуңа карамастан, хокук саклау хезмәткәрләре юк-юк та бакчаларда киндер үсү фактларын ачыклап торалар икән. Авыл читләрендә, кырда кыргый киндер үсеп утыру очраклары да була. Билгеле, авыл җирлекләре җитәкчеләре әлеге мәсьәләгә игътибарны киметмәскә тиеш. Кайдадыр киндер үсентеләре пәйда булган икән, алар кичекмәстән юк ителсен.

Денис Шипигин бу проблемага бөтен җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү зарурлыгына да басым ясады. Полиция хезмәткәрләре наркотиклар таратуга юл куймау, бу хәвефле эш белән шөгыльләнүчеләрне ачыклау юнәлешендә зур эш алып бара. Шул ук вакытта район халкы да битарафлык күрсәтмәсен иде. Шик уяткан һәр очрак турында авыл җитәкчеләренә яисә полициягә хәбәр итәргә кирәк.

Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору буенча полиция хезмәткәрләре район үзәк хастаханәсе медиклары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Хастаханәнең поликлиника җитәкчесе Александр Плаксин хәбәр иткәнчә, 2017 ел башына наркология кабинетында наркотик һәм психотроп матдәләр кабул итү сәбәпле 12 кеше күзәтелгән. Узган ел дәвамында тагын 4 кеше исәпкә алынган. Алар һәммәсе даими рәвештә тикшерү үтеп торалар. Наркотик бәйлелектән савыгып, 5 кеше ел азагында исәптән төшерелгән. Хәзер табиблар күзәтүе астында 11 кеше. Аларның күпчелеге – бишесе –  Базарлы Матакта яши. Калганнары  Чиябаш, Татар Шәпкәсе, Түбән Әлморза, Татар Мулла, Алпар авылларында торучылар. Дөрес, берничәсе, авылларда теркәлгән булсалар да, төрле шәһәрләрдә көн күрәләр. Наркотик тозагына эләккән әлеге бәндәләрнең (арада хатын-кызлар да бар) нигездә даими эш урыннары юк, күбесе гаиләле дә түгел.

Александр Плаксин шулай ук узган ел 300 өлкән сыйныф укучысына һәм агрокөллият студентларына наркотикларга каршы тест үткәрелүе хакында әйтеп узды. Тикшерүләр алдан хәбәр ителмичә, кинәт уздырылган. Куанычка, наркотиклар кулланучылар ачыкланмаган.

Әлбәттә, наркотикларга каршы көрәштә иң мөһиме – профилактика эше. Моны утырышта сүз алган һәркем ассызыклады. Шул ук вакытта тәмәке тартуның, алкоголизмның  кеше сәламәтлегенә зарары хакында аңлату эшләрен киңрәк җәелдерү кирәклеге әйтелде. Бигрәк тә яшьләрне, балаларны әлеге яманлыклардан сакларга, аларның ялын, буш вакытларын эчтәлекле, файдалы итеп оештырырга кирәк. Шушы максатта үткәрелә торган спорт, мәдәният чаралары хакында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Савинов, яшьләр эшләре һәм спорт, мәдәният бүлекләре башлыклары Айрат Вәлиев һәм Рәсимә Гайфуллина җиткерделәр.

Районда бүген 131 спорт корылмасы эшли. Мәдәният йортлары төзелеп, булганнары ремонтланып тора. Аларда төрледән-төрле чаралар оештырыла. Мәктәпләр дә бу эшләрдә бик актив. Наркотикларга каршы комиссия рәисе урынбасары Мария Платонова боларны уңай бәяләде. Шул ук вакытта ул җитешсезлекләрне дә күрсәтеп үтте.

–Бездә яшьләр белән эшләү тиешле дәрәҗәдә түгел әле. Бу җәһәттән активлыкны арттырасы бар. Егетләр-кызлар белән КВНнар, “түгәрәк өстәл” артында сөйләшүләр, диспутлар, башка кызыклы чаралар үткәрергә кирәк. Гомумән, район яшьләре тормышына ялкын өстисе иде (зажечь). Моңа бергәләп алыныйк. Әлбәттә, беренче чиратта яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге барлык бу чараларны башлап йөрергә тиеш. Тулы тормыш белән яшәгән, эштә дә, мәдәният һәм спортта да актив булган егет-кызларның зарарлы һәм яман гадәтләргә вакыты да, теләге дә калмас,–диде Мария Платонова.

 

 

 


Люция Низамиева.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International