Әлки районында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесе узды

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Ә бездә инде язның беренче бәйрәменә әзерлек бара. Һич гаҗәп түгел: 8 Март алдыннан йомгак ясала торган “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесе районнардагы иң уңган һәм булдыклы гүзәл затларны ачыклау, аларны зурлау-хөрмәтләүдән башланып китә бит. Узган җомга кичендә район мәдәният йорты сәхнәсе авылларыбызның иң шәп ханымнарын үзенә җыйды да инде. Һәм бу тамаша чын бәйрәмгә әверелде.

Бәйгенең район турында быел аеруча күп кеше катнашты. Конкурсантлар бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелеп, үзләренең тормыш юлы белән таныштырдылар, яраткан эшләре, ирешкән уңыш-казанышлары хакында сөенеп һәм горурланып  сөйләделәр.  Берсеннән-берсе сөйкемле әлеге гүзәл затларыбыз талантлылар да икән: кайсы өздереп җырлап, кайсы биеп, шигырь сөйләп, көлкеле күренешләр күрсәтеп тамашачыларны сокландырдылар. Ә инде аш-суга, кул эшләренә осталыкларын әйтеп торасы да юк – жюри хозурына тәкъдим ителгән бәйләгән-чигелгән, сәйләннәрдән эшләнгән әйберләр, авыз суларын китерерлек ризыклар моны үзләре үк “сөйләп торды”.Конкурс һәрвакыттагыча “Хатын-кыз – ана” бәйгесе белән башланып китте. Бу номинациядә чыгыш ясаучы гүзәл затларның икесе дә – үз балалары янына ятимнәрне дә сыендырып, аларга гаилә җылысы, ана назы биргән фидакарьләр. “Гаиләбезгә бу балаларны алуга сөенеп бетә алмыйм.  Мин аларга булышсам, алар  мине яшәргә өйрәтәләр”,–дип, тәрбиядәге сабыйлары хакында искиткеч яратып сөйләгән Надежда ЧЕРНОВА (Борискино авылы) яшь буынны тормышка әзерләүче укытучы да икән әле. Балалары да, сәхнәдә үзләрен  бәләкәй артистлардай тотып, бик кызыклы номер күрсәттеләр

Татар Мулла авылында яшәүче социаль хезмәткәр Гөлфирә ӘСӘДУЛЛИНАны һич икеләнмичә “батыр ана” дип атарга була. Ире Рәфис белән алар алты бала табып үстергәннәр. Гөлфирәнең ике кыз туганы бер-бер артлы вафат булгач, аларның биш сабыйларын да үзләренә тәрбиягә алалар. “Газиз туганнарыбызның  сөекле балаларын ничек инде читкә җибәрик?!”– ди Гөлфирә, үзләренең бу адымнарын гадәти эшкә санап. Унбер балалары да бүген ата-ананың җылы канаты астында тәрбияләнеп, эшкә өйрәнеп үсәләр, спорт белән шөгыльләнәләр, төрле бәйгеләрдә катнашалар.

“Табигатьнең ямьсез фасылы юк!”– “Өлкән буын” номинациясе конкурсанты Эльвира АКУЛИНИНАның тормыш шигаре шундый. “Лаеклы ялга чыккач та тормыштан кызык, ямь табып, яраткан эшең белән шөгыльләнеп, аралашып, кешеләргә файда китереп яшәргә була”,–ди Эльвира Рөстәмовна. Кошки авылында яшәүче бу ханым  – үзешчән сәнгать коллективының бизәге. Рус халык җырларын, композиторлар әсәрләрен, романсларны гаҗәеп осталык белән башкарып, кешеләргә күңелле ял минутлары бүләк итә ул. Бу кичәдә дә тамашачылар аның чыгышын көчле алкышларга күмде. 

Акыллы, зирәк хатын-кызларыбыз гаиләдә генә түгел, җәмгыятьтә дә үз урыннары булуын, теләсә нинди катлаулы эшне җиренә җиткереп башкара алуларын раслап торалар. Җитәкче вазыйфаларга алынып, аны хатын-кызларга  хас төгәллек, иплелек белән үтәүче райондашларыбыз байтак. “Хатын-кыз – лидер” номинациясендә чыгыш ясаган Югары Әлморза мәктәбе директоры Фәнүзә НОТФУЛЛИНА, Борискино мәктәбе директоры урынбасары Юлия ШАТУНОВА, “Бердәм Россия” партиясенең район бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Гөлшат ХӘЛИУЛЛИНА әнә шундыйлар. “Безгә кырыс та, таләпчән дә булырга туры килә. Чөнки хезмәтебез шуны таләп итә. Әмма нинди ситуациядә дә хатын-кыз булып калырга кирәк”,–ди алар.

“Һөнәрем – язмышым” (Моя судьба – моя профессия) бәйгесендә чыгыш ясаган конкурсантларның һәркайсы – үз хезмәтләренең чын осталары булып танылган, аңа гомерләренең күп елларын багышлаган тәҗрибәле белгечләр.  Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең математика укытучысы Бибисәйдә СӘЙФУЛЛИНА, Ташбилге башлангыч мәктәбе укытучысы Әлфия НАСЫЙБУЛЛИНА, Иске Чаллы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлгенә ХӘЙДӘРОВА – районыбызның мәгариф алдынгылары.  Хезмәттәшләре, укучылары да аларның эшен югары бәяләделәр, рәхмәтләрен җиткерделәр. Авылдашларында китапка мәхәббәт тәрбияләргә омтылып эшләүче Юхмачы авылы китапханәчесе Анна МИНСАФИНАның, спортның күп төрләре буенча уңыш казанган, үз осталыгын-күнекмәләрен бүтәннәргә дә өйрәтүче “Алинә”  универсаль спорт залы методист-инструкторы Эльвира ЛАТЫЙПОВАның  үз эшләрен яратып башкарулары, аңа тугры булулары күренеп тора. Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе поликлиникасы өлкән шәфкать туташы Гүзәлия ВАФИНА  да  кешеләргә ярдәм итү, аларны савыктыру белән бәйле хезмәте, зур һәм бердәм коллективы белән горурлануын әйтә. “Туган җирдә гомер итү, кешеләргә игелек эшләү – чын бәхет ул”,– ди Гүзәлия. Аның үзешчән сәнгатьтә актив катнашуын, күп эшләрдә башлап йөрүче булуын да беләбез. “Кайгырту” социаль яклау үзәгенең социаль хезмәткәре Эльмира НИКОШИНА, әле яшь кенә булса да, хезмәтендә инде абруй казанып өлгергән. “Безнең эшебез күзгә ташлана торган түгел. Әмма без  кешеләргә бик кирәк. Ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр мине көтеп алалар. Аларга булыша, сөендерә алу  үзем өчен дә зур шатлык”,–ди Эльмира.

“Хатын-кыз мәдәният һәм рухият” номинациясендә ярышучы  гүзәл затларыбызның һәммәсе – мәдәният тормышында кайнап яшәүчеләр.Алар  авыл халкының яшәешен ямьләндерү, кызыклы һәм эчтәлекле итү өчен җан аталар. Әхмәт мәдәният йорты директоры Резидә ГЫЙЛЬФАНОВА, Үргәгар авылы китапханәчесе Гөлсинә РӘХИМҖАНОВА, Хузангай авылы клубы мөдире Татьяна ТЕЛИЧКО, Түбән Кәчи авылы китапханәчесе Надежда КУМАРОВА  сәхнәдә бирелгән кыска гына вакытта да үз эшләренең осталары булуларын күрсәттеләр.

Соңгы берничә елда бездә конкурсның  “Мәрхәмәтле йөрәкле ир-ат” номинациясендә чыгыш ясаучылар булмаган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International