Әлеге конкурс безнең районда инде бишенче мәртәбә үткәрелә. Быел анда Кама аръягының алты районыннан яшь сәхнә осталары көч сынашты. Зона бәйгесендә районыбыз данын яклап Әхмәт мәдәният йортының “Йолдызчык” һәм Югары Әлморза мәдәният йорты каршында эшләүче “Умырзая” балалар театр коллективлары чыгыш ясады. Республика Мәдәният министрлыгыннан килгән жюри әлкилеләрнең иҗади эшләрен югары бәяләде. “Узган ел белән чагыштырганда “Йолдызчык” һәм “Умырзая”ның сәхнә осталыгы күзгә күренеп арткан, грим, костюмнар да яхшы”, – диделәр безнең яшь артистлар турында. Кайсы коллективның финалга эләгәсе әлегә билгеле түгел.