Әлеге кичәне җанлы һәм эчтәлекле итү өчен авылның яшьләре дә, ак яулыклы әбиләре дә зур тырышлык белән әзерләнгәннәр. Алар сәхнәдә җыр-биюләрне һәм аулак өй уеннарын бик оста итеп күрсәттеләр.
Гөлнара Шәйхетдинова, Миңлегөл Хисмәтова, Рамилә Гәрәева, Гөлфирә Хисамова, Чулпан Гыйнанова, Гөлфирә Хисмәтова, Чәчкә Зиннәтуллина, Зилә Кәримова, Адилә Зиннәтуллина, Лилия Хәсанова, Филүзә Зәйнуллина һәм Фирдүс Зиннәтуллинның җырлавын тамашачылар алкышларна күмде. Гөлфирә Зәйдуллина, Раинә Гыйнанованың дәртле биюләре нур өстенә нур булды.
Концертны оста итеп оештыручы һәм алып баручы Айсылу Кәримовага, клуб мөдире Гөлчирә Хәсәншинага зал тулы халык рәхмәтләрен җиткерде.
Концертны жюри да яхшы дип бәяләде.
Марат Хәмитов,
конкурсның жюри рәисе.