Әлки районы: Колчурино үзешчәннәре авыл сәхнәсен гөрләтә

2018 елның 16 феврале, җомга

Сан ягыннан аз – 7 кеше генә булсалар да, җыр-бию осталары сәгать ярымлык программа әзерләп, тамашачыларга күңелле ял бүләк иткәннәр. “Без җыр белән алдырабыз”,–ди Надежда Льдинова. Үзешчәннәр чуашча, русча, хәтта татарча җырларны да яратып башкаралар. Халык җырларыннан һәм 80 нче елларда популяр булган җырлардан тезмәләрен тамашачылар бик яратып тыңлый. Ә Татьяна Ишмулкина, Елена Краснова, Любовь Молодова, ике Надежда – Родионова белән Льдинова төрле биюләр башкарып, концерт программасына җылылык өстиләр. “Диво” дуэты җырлары да сәхнәдә бик шәп яңгырый. Артистларның иң өлкәне Раиса Евграфовага 75 яшь, ул шулкадәр моңлы итеп җырлый ки, авылдашлары аны сәхнәдән һич теләми генә җибәрәләр.

Бу ялда актив үзешчәннәр Югары Колчуринода булачак. Майчабу бәйрәмендә дә катнашырга җыеналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International