Әлки районында 700 кешенең социаль пенсияләре артачак

2018 елның 31 марты, шимбә

Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов әйтүенчә, социаль пенсия инвалидларга (шул исәптән инвалид балаларга), әти-әнисез калган тома ятим сабыйларга, бер тәрбияләүчесен югалтучыларга бирелә. Шулай ук ниндидер сәбәпләр белән, әйтик, эш стажы җитәрлек булмау аркасында картлык буенча пенсиягә чыга алмаган кешеләргә дә социаль пенсия билгеләнә. Ир-атлар аны – 65 яшь, хатын-кызлар – 60 яшь тулганнан соң алырга хокуклы.

Социаль пенсияләр 2,9 процентка индексацияләнә. Шул рәвешле,   районыбызда 700 кеше 1 апрельдән пенсияне күбрәк ала башлаячак.

Моннан соң пенсияләр быелның августында индексацияләнәчәк, ул эшләүче пенсионерларга кагыла, ди Рәис Галләмов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International