Әлкилеләр Казанда булган ярминкәдә 1 миллион 100 мең сумлык товар саткан

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Өч айлык тәнәфестән соң  районыбыз янә ике атнаның берсендә Казанда ярминкәләр үткәрә башлады. Кала халкы Әлки товарларын бик сагынганнар. Алып барган барлык әйберләр дә диярлек сатылып беткән. Бигрәк тә суган, кишер, кәбестә, бәрәңге ише яшелчәләрне капчыклап алганнар. Шулай ук сыер ите, дуңгыз һәм сарык ите яхшы сатылган. Сөт ризыкларына сорау бигрәк тә зур булган. Күп алып барсалар да, алар җитми дә калган.

Ярминкәгә товарлар төяп районнан 30 автомобиль барды. Анда 21 авыл җирлегеннән дә шәхси хуҗалык тотучылар, фермерлар катнашты. Шулай ук “Әлки” кулланучылар җәмгыяте, “Эдем”, “Кызыл Шәрык-Агро”, “Хузангай”, “Яшь көч” җәмгыятьләре дә  сату итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International