Укытучылар остазы ул

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Теләгән һәр кеше дә укытучы була аламы? Юктыр, мөгаен. Бары тирән белемле, бала җанлы, киң холыклы һәм фидакарь күңелле кешеләр генә әлеге игелекле һөнәргә лаектыр.

 

Бу язмам әнә шундыйларның берсе – укытучы Гөллия Садриева турында. Ул Алпар авылында, Хаҗип абый белән Әминә апа Әхмәтшиннар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул Алабуга педагогика институтына юл тота. Вузда кыз укытучы профессиясен үзләштерә, физика-математика белгечлеге буенча диплом ала. Педагог һөнәре белән  кызыксыну, балаларны ярату хисләре аңа апасы Роза һәм әнисе Әминә ападан күчкәндер, мөгаен.  Алар да бөтен хезмәт эшчәнлекләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладылар, озак еллар Алпар мәктәбендә укытучы булып эшләделәр.

 

Гөллия бик тырыш кыз була. Институтта бик әйбәт укуы өстенә, җәйге каникулларда ул  әтисе Хаҗип абый янында комбайнчы ярдәмчесе булып та эшли. Әти-әнисе аның белән бик горурлана. 1981 елда ул туган авылына, яраткан Алпар мәктәбенә эшкә кайта һәм балаларга физика фәненнән белем бирә башлый. Мәктәптә эшләвенең беренче көннәреннән Гөллия Хаҗип кызы үз-үзен тотышы, зыялылыгы, белемлелеге белән ихтирам казана. 

Тормыш дигән зур кораб әле көчле дулкыннарда чайкалып, әле тын гына йөзеп алга бара. Ире Тәлгатьне хезмәте буенча төрле вазыйфаларга күчерүләре сәбәпле, Гөллиягә дә әледән-әле эш урынын үзгәртергә туры килә. Ул район мәгариф бүлегендә методист булып эшли, Карамалы, Борискино мәктәпләрендә физикадан укыта. 1993 елда Садриевлар туган авыллары Алпарга кайталар. Гөллия Хаҗип кызы биредә укытучы эшен дәвам итә. Ә 2008 елда аны мәктәп директорының укыту эшләре буенча урынбасары итеп билгелиләр. Һәр вазыйфаны зур җаваплылык, төгәллек белән башкаручы белгеч җитәкче хезмәтен дә җиренә җиткереп үти, балаларга физика фәненнән ныклы һәм тирән белем дә бирә. Ике улына үрнәк әни, нык ихтыярлы, авырлыкларга бирешмәүче хатын-кыз булып кала ул. 

 

Укытучы булу әле дәресләр үткәрү генә түгел. Чын педагог һәр баланың проблемаларын белергә, аларны хәл итәргә булышырга тырыша. Гөллия Хаҗип кызы әнә шундый булды. Ул укучылар күңеленә юл таба, укуга омтылыш уята белде. Таләпчән дә, игътибарлы һәм ярдәмчел дә иде. 

 

Яраткан укытучыбыз бүген лаеклы ялда. Күптән түгел ул үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте. 

 

Укытучыбыз һаман тынгысыз күңелле, оптимист рухлы. Иң мөһиме, тормыш сынаулары алдында югалып калмый, яшәүнең ямен, кадерен белә. Безгә, укучыларына, намуслылык, мәрхәмәтлелек, түземлелек үрнәге булып тора ул. Алпар мәктәбен тәмамлаучыларның ирешкән уңышларында, һичшиксез, аның да зур өлеше бар. 

Алинә Гарипова,

КФУ студенты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International