Әлки районында сабан эшләрендә катнашачак 248 тракторның 83 проценты бүгеннән кырга чыгарга әзер

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

–Тракторларның 53е – зур егәрлекле чит ил машиналары. Бу техниканың төзеклеге белән әлегә мактана алмыйбыз. Аларның 77 проценты гына эшкә әзер. Ремонттагы тракторларның кайберләренең двигательләре Башкортстан республикасында җыела әле,–ди идарәнең механикалаштыру буенча консультанты Рафик Галләмов.

Райондагы  чәчкечләр, культиваторлар, тырмалар тулысынча ремонтланган. Хәзер һәр хуҗалыкта аларны кыр башларында агрегатлаштыру эшләренә керештеләр.

“Кызыл Шәрык-Агро”ның “Үзәк Әлки” филиалы машина-трактор паркында да зур җанлылык хөкем сөрә. Механизаторлар тиздән кырга чыгачак техниканы ремонтлауны төгәлләп киләләр. Филиал җитәкчесе Рафаэль Гыйльметдинов әйтүенчә, техника ремонтлау өчен кирәкле запас частьләр җитәрлек. Кадрлар белән дә тулысынча тәэмин ителгәннәр.

Биредә тракторлар һәм тагылма агрегатлар чагыштырмача яңа. Күбесе әле дүрт кенә ел эшләгән.

–Безнең филиалда 36 трактор бар, аларның 75 проценты  бүген кырга чыгарга әзер,–диде  Рафаэль Гыйльметдинов.

Машина-трактор паркында без механизаторлар Владимир Кузнецов һәм Сергей Захаров белән сөйләшеп алдык. Алар икесе дә “Карга” отрядында эшлиләр, остаханәдә “Оптима” кукуруз чәчкечен төзекләндерү белән мәшгульләр иде. Бер-ике көннән агрегат әзер булачак, дип ышандырдылар.

“Сельхозтехника” җитәкчесе Фәнис Шәраповның күңеле тыныч. Чөнки биредә тату коллектив эшли, механизаторлар барысы да тәҗрибәле. Үзләре кырда эшләячәк техниканы үзләре үк ремонтлыйлар да. Агрегатларның зур күпчелеге кыр эшләренә әзер. Ремонтта булганнары да күп хезмәт таләп итми.

–Мартта кар күп яву сәбәпле, кырларга тагылма агрегатларны чыгару мөмкин булмады. Инде апрель башыннан хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы машиналарын басу кырыйларына чыгарып, агрегатлаштыру эшләренә керештеләр,–ди Фәнис Шәрапов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International