Татарстан Яшьләр хөкүмәте әгъзасы, Казан дәүләт медицина университеты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты студенты Олег Никошин “ПолитЗавод” республика иҗтимагый-сәяси проектының Гран-при иясе булды.

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

“ПолитЗавод”ның финал сынавы Казан ратушасында узды. Анда бу сезонның иң көчле 100 катнашучысы, шулай ук экспертлар һәм шәрәфле кунаклар җыелган иде. Бу сезонда “ПолитЗавод”ка Татарстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән 906 кеше заявка биргән. Җиде ай дәвамында алар бик күп төрле сынаулар узган. Проектның 100 финалчысы арасына эләгү өчен конкурсантлар дистанцион биремнәр үтәгәннәр, “сәяси бәрелешләрдә”, бүтән бәйгеләрдә катнашканнар. Ә финалда алар Россиядә беренче “Сәяси диктант” язган. Әлеге диктант ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган. Конкурсантларга биремнәрне Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укыган. Барлык бәйгеләр нәтиҗәләре буенча ике Гран-при иясе билгеләнгән. Аларның берсе  – Базарлы Матактан Олег Никошин. Аңа Европа Советының яшьләр үзәгендә стажировка үтү өчен Страсбургка путевка тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International