​​​​​​​Әлки районында Медицина хезмәткәрләре көнен тантаналы билгеләп үттеләр

2018 елның 23 июне, шимбә

Анда районның барлык табиблары, фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре, өлкән шәфкать туташлары, сәламәтлек саклау тармагында озак еллар эшләгән ветераннар да катнашты.

Хезмәттәшләрен бәйрәм белән баш табиб урынбасары Эма Шәйхетдинова котлады. Ул районда халык сәламәтлеген саклау мәсьәләләренең ничек хәл ителүе, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын үстерү, дәвалау учреждениеләренең матди базаларын ныгыту турында сөйләде.

–Барыгызга да уңышлы хезмәт, яңа җиңүләр телим, алда сезне тигез юллар гына көтсен. Безнең зур коллективыбыз бердәм, тату, төрле спорт ярышларында, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Берәр проблема килеп туса, без аны бергәләп хәл итәбез,–диде ул.

Эма Шәйхетдинова сүзләренә өстәп, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Елена Бухарова болай диде:

–Табиб хезмәте бәяләп бетергесез мөһим. Сез кешеләр сәламәтлеген кайгыртасыз, аларны аякка бастырасыз, гомерләрен саклап каласыз.  Табиб я шәфкать туташының бер җылы сүзе дә авыру өчен кайчак таяну ноктасына әйләнә. Хәзер хастаханәләрдән халыкка медицина хезмәте күрсәтүне яхшыртуга юнәлтелгән яңа технологияләр гамәлгә кертелә, район авылларында яңа ФАПлар куллануга тапшырыла. Сезгә сәламәтлек телим,–диде ул.

Бу җыелышта медицина хезмәткәрләренә һәм ветераннарга чәчкләр бүләк иттеләр. Ә иң яхшы хезмәткәрләр Сәламәтлек саклау министрлыгы, Әлки районы башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

 

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары:

–Фәния Сәмигуллина, район үзәк хастаханәсе баш табибының икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары;

–Әлфия Мөхәммәтшина, Яңа Салман табиблык амбулаториясе шәфкать туташы.

Татарстан сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте:

–Александр Плаксин, район үзәк хастаханәсе табиб-стоматологы;

–Рушания Гайфуллина, йогышлы авырулар бүлеге шәфкать туташы;

–Эльза Садриева, Түбән Әлки ФАПы акушеры.

Әлки район башлыгының Мактау грамоталары:

–Гөлсинә Гайфуллина, Алпар ФАПы акушеры;

–Камил Калиев, табиб-хирург;

–Рамилә Шәйдуллина, бухгалтер.

Әлки районы башлыгының Рәхмәте:

–Руфия Гатауллина, хирургия бүлеге шәфкать туташы;

–Гөлүсә Сафиуллина, Юхмачы участок хастаханәсе шәфкать туташы.

Район үзәк хастаханәсе баш табибының Мактау грамоталары:

–Радик Вәлиев, Чуаш Кичүе табиблык амбулаториясе баш табибы;

–Руфия Юсупова, хирургия бүлеге кече шәфкать туташы;

–Людмила Аверьянова, Хузангай табиблык амбулаториясе җыештыручысы;

–Рафаэль Шәйхетдинов, слесарь-сантехник.

Әлки район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәте:

–Рөстәм Зәкиуллин, Юхмачы участок хастаханәсенең машина йөртүчесе;

–Гөлфия Хәйретдинова, терапия бүлеге җыештыручысы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International