Төрледән-төрле тәм-томнарны мәктәпкә һәм балалар бакчасына йөрүче һәм йөрмәүче барлык балаларга бүлеп биргәннәр. Һәркайсына мул күчтәнәч тигән. Шуның өстенә әле юмарт авылдашлары мәктәпкә спорт җиһазлары, балалар бакчасына уенчыклар да җибәргән. Бүләкләрне энесе Айрат Мәҗитов кайтарган.
Азат Илгиз улы туган авылына һәрдаим күп төрле ярдәм күрсәтеп тора. Иске Әнҗерә халкы бу игелекләре өчен аңа бик рәхмәтле.