Әлки районы: 48740 пар себерке бәйлисе бар

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Терлекчелек комплексларында, сөтчелек фермаларында асралучы терлекләр өчен гаять файдалы бу азык төрен 48740 пар итеп хәзерләү планлаштырыла (шуның 44970 пары – яфрак азык, калганы төрле витаминлы үләннәрдән җыелган бәйләмнәр). Әзер себеркеләрне Карга, Чуаш Кичүе, Юхмачы комплексларында, Бибай Чаллы, Үргәгар фермасында, Әлморза, Салман терлек симертү мәйданчыкларында, “Хузангай”, “ Яшь көч” җәмгыятьләрендә, кайбер крестьян-фермер хуҗалыкларында кабул итәчәкләр.

 

Башка еллардан аермалы буларак, витаминлы үләннәрне кечкенә авыллар территорияләреннән чабып алып хәзерләргә дигән күрсәтмә бар. Болай эшләп, берьюлы ике куян койрыгын тотып булачак – азык та хәзерләнә, авыллар да чистарып, ямьләнеп калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International