8 июль - сөйгән ярларыбызга ромашка чәчәге бүләк итә торган көн

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Бәйрәмнең символы –ромашка. Бу көнне әлеге матур чәчәктән тәкыяләр үрәләр, бер-береңә чәчәк гөлләмәләре бүләк итәләр.

Районыбызда да Гаилә, мәхәбәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтү ямьле традициягә әйләнде. Бу көнне паркларда төрле чаралар үткәрелә, озак еллар татулык һәм дуслык белән яшәүче гаиләләр хөрмәтләнә. Әлеге бәйрәмдә туй ясаучылар да бар.

Үзебезнең газета төркемендә (vk.com/alkivesti) язылучылар арасында без “Сезнең парыгыз бар­мы?” дигән темага сораштыру үткәргән идек. Аңа җавап бирүчеләр, шулай ук комментарийлар кал­дыручылар күп булды. Җавапларның күпчелеге –“Без өйләнешкән, гаиләле”. Ә 31 кеше әле ялгыз булуларын әйткәннәр. Җавап бирүчеләрнең 24 е сөйгәннәре белән очрашып йөриләр икән. Өч кеше тиздән туйлары буласын хәбәр иткәннәр.

Комментарийларда сөенечле, җылы сүзләр язылган. Әйтик, Гүзәл Галимова иренең Әлки районыннын булуын әйткән. 10 июльдә аларның өйләнешүләренә тугыз ел тула икән. “Без бәхетле гаилә”, дигән Гүзәл. Альбина Хәсәншина ире белән алты ел иңгә-иң куеп яшәүләрен язган. Ә хезмәттәшебез – редактор урынбасары Ләйлә Әхмәтшинаның ире Фикрат белән никахлашуына бу көннәрдә 33 ел тулган.

Түбән Әлкидән Сәидә Фәсахова ун ел элек 8 июльдә гаиләләренә ике бала – Камил һәм Алинәне тәрбиягә алуларын әйткән. Алар бу адымнарына сөенеп туя алмыйлар икән.

Һәр гаиләгә бәхет, татулыкта һәм тигезлектә озак еллар яшәүләрен телибез. Өегездә һәрчак мәхәббәт, үзара хөрмәт, аңлашу хакимлек итсен. Болар нык һәм бәхетле гаиләнең нигезе бит.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International