“Әлки хәбәрләре”нә киләсе елның беренче яртысына алдан язылу башланды

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Хөрмәтле укучыларыбыз! Киләсе елга да район газетасын өегезгә алдырып укырсыз дип өметләнәбез. Ә бүгенге гел үзгәреш кичергән, бәяләр үсеп торган заманда матбугатка язылу хакларының да  артуы мөмкин. Шуңа вакытыннан алда һәм иске бәядән газетага язылып куючылар отышта калачак. “Әлки хәбәрләре”нә алдан язылу бәясе алты айга 651,48 сум (оешма-предприятиеләр өчен 741,48 сум). Матбугатка алдан язылу 31 августкача дәвам итәчәк. Бу мөмкинлектән файдаланып калыгыз, газетага җәен үк язылып куегыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International