Әлки районы делегациясе Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездында катнашты

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

9–10 июльдә Казанда узган әлеге зур форумга район мәгариф идарәсенең милли белем һәм тәрбия буенча методисты Фәүзия Гыймадиева, Түбән Әлки һәм Яңа Салман мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Айзирәк Мисалова, Гүзәлия Рәхмәтуллина бардылар. Россиянең 30 субъектыннан һәм Казахстан Республикасыннан съездга килгән белгечләр милли белем бирү турында фикер алышты. Беренче көнне алар Кукмара районында булып, андагы балалар бакчаларында, мәктәп һәм гимназиядә төрле халыкларның гореф-гадәтләрен, балаларның шәхесен формалаштыруда төрле мәдәниятләрне чагылдырган белем бирү үрнәкләрен карадылар. Икенче көнне “Корстон” үзәгендә узган пленар утырышта делегатлар дәүләтнең милли сәясәтен тормышка ашыру, мәктәпләрдә телләрне укыту хакында сөйләштеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International