“Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагеренда икенче сменада 54 бала ял итә

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Быел “Яшь имәннәр”дә ял итәргә теләүчеләр бик күп. Соңгы вакытта анда күп төзекләндерү эшләре башкарылды, уңайлыклар артты. Хәзер лагерьда яңа йокы корпусы, капиталь ремонттан соң барлык шартлар тудырылган ашханә эшли. Спорт-уен мәйданчыгы, яңа салынган тротуарлар, лагерьга кадәр таш юл түшәлү дә “Яшь имәннәр”нең “тарту көчен”  (привлекательность) арттырган. Табигатьнең ямьле кочагында, имән агачлары ышыгында урнашкан лагерьның һавасы гына да ни тора! Биредә балаларның ялын кызыклы, эчтәлекле итеп оештыруга да зур әһәмият бирелә. Кыскасы, монда шәһәр балаларының да ял итәргә теләве гаҗәп түгел. Билгеле, һәр сменага беренче чиратта үзебезнең районда яшәүче балалар алына.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International