Музейның күчмә күргәзмәсе 19нчы гасырдагы авыл тормышына багышланган. Балаларга ул чорда крестьян өендә булган көнкүреш кирәк-яракларын, эш коралларын күрсәткәннәр, аларның ничек файдаланылуын аңлатканнар. Малайлар һәм кызлар үзләре дә орчык белән йон эрләп караганнар.