Бу авылда су проблемасын Иске Салман авыл җирлеге башкарма комитеты үзара салым акчасы хисабына хәл итте. Биредәге башня тишкәләнеп беткән булга, төбенә ком утырган. Коммуналь челтәр оешмасы башняны әйбәтләп ямаган, чистарткан. Нәтиҗәдә суүткәргечләрдә басым да күтәрелгән. Шулай итеп, җәйге эссе көннәрдә дә авыл халкы суга аптырамаган быел