Әлки районы полиция хезмәткәрләре “Мәк” оператив-профилактика операциясе үткәрә башлады

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Полиция хезмәткәрләре район территориясендә наркотик һәм психотроп матдәләр  куллануга һәм аларның таралуына юл куймауга юнәлтелгән рейдлар оештыралар. Авыл җирлекләре җитәкчеләре белән берлектә  мәк, киндер кебек составында наркотик матдәләр булган үсемлекләр үстерелгән йортлар ачыклана. Табылган очракта әлеге үсемлекләр шунда ук юк ителә.
Мәгълүм булганча, мәк һәм киндер үстерү хәзер закон тарафыннан тыела. Моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International