Әлки районында яңартылган кинотеатрда заманча фильмнар күрсәтелә

2018 елның 14 октябре, якшәмбе

Район кинотеатрында хәзер халык яратып карый торган иң яңа нәфис фильмнар күрсәтелә.

Белгәнегезчә, бу җәйдә “Колос” кинотеатрында зур ремонт ясалды. Биредә заманча аппаратура, яңа җиһазлар урнаштырылды. Зур экранлы, тавыш яңгырашы әйбәт булган заманча кинотеатрда хәзер 3D форматында кино күрсәтү мөмкинлеге дә бар. Кинотеатр хезмәткәрләре халыкка бик сыйфатлы нәфис фильмнар, балалар өчен мультфильмнар тәкъдим итәләр.

 

Кино сеанслары һәр көнне 15, 17 һәм 19 сәгатьләрдә. Ял көннәрендә исә соңгы сеанс 20 сәгатькә билгеләнгән. Бу көннәрдә кинотеатрда “Непрощенный”, “Счастья! Здровья!”, “На районе”, “Мулла” фильмнары бара.

 

Яңа йомшак урындыкларга утырып киң экраннан кино карау үзе ни тора! Ә бит кино гомер-гомергә безнең халыкның иң яраткан сәнгать төрләреннән берсе булды. “Олыларны да, балаларны да яңарган кинотеатрыбызга яңа фильмнар карарга чакырабыз. Белешмәләрне афишалардан, kinoteatr-kolos инстаграмыннан һәм 89375797016 телефоныннан алырга була”,–ди район кино учреждениесе җитәкчесе Фәргать Гайсин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International