Әлки районы штангачылары дөнья чемпионатында җиңүгә ирештеләр

2018 елның 14 октябре, якшәмбе

Күптән түгел Екатеринбургта узган “Алтын юлбарс-ХII” Халыкара спорт фестивале кысаларында пауэрлифтинг һәм спортның көч төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәрелеп, анда бездән дә штанга күтәрүчеләр уңышлы чыгыш ясады.

Күп ярышларда җиңүләре белән танылган Касыйм Зыятдинов 50-59 яшьлек ветераннар арасында икенче урын алды. Ә Базарлы Матак мәткәбе укучысы Кристина Бухарова 60 кг кадәрле үлчәүдә пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде – беренче урын алды.

 

Мондый уңыш беркемгә дә җиңел бирелмәгән, чөнки дөнья чемпионатына бик күп илләрдән 8,5 мең спортчы килеп, аларның 3500 е нәкъ менә пауэрлифтинг буенча ярышкан. “Шундый мәртәбәле ярышта катнашу безнең өчен бәхет. Безгә район башлыгы Александр Никошин, шулай ук Евгений Чугунов, Альберт Шәйхетдинов, Айрат Гатауллин булышмаса, мондый мөмкинлек эләкми иде, билгеле. Рәхмәт аларга,”– ди Касыйм Зыятдинов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International