ФИПИ 2018-2019 уку елында йомгаклау иншасын оештыру һәм үткәрү буенча методик тәкъдимнәр бастырып чыгарды

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Йомгаклау иншасының уңышлы язылуы 11 сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә үткәрү булып тора. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар йомгаклау иншасы урынына  изложение язарга хокуклы. Йомгаклау иншасын мәктәпне узган елларда тәмамлаучылар да югары уку йортларына кергәндә аның нәтиҗәләрен күрсәтү өчен яза ала. 2018-2019 уку елына йомгаклау иншасының биш  юнәлеше сайланган: “Әтиләр һәм балалар”, “Хыял һәм чынбарлык”,”Үч һәм киң күңеллелек”, Сәнгать һәм һөнәр”, “Игелек һәм рәхимсезлек". Инша  язарга җирле вакыт белән  15 минут кала төрле төбәкләр өчен йомгаклау иншасы комплектлары бердәм дәүләт имтиханнарының (БДИ) рәсми мәгълүмат порталында урнаштырылачак. Инша җирле вакыт буенча иртәнге сәгать 10да башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International