Социаль өлкәсендәге хезмәтләр Дәүләт хезмәтләре порталында күрсәтелә.

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба – министрлык) хәбәр итә: Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында uslugi.tatarstan.ru (алга таба – Портал) Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау (алга таба-хезмәтләр) өлкәсендә электрон рәвештә иң кирәкле социаль хезмәтләр гамәлгә ашырылды.

Электрон хезмәтләр һәм сервислар Исемлеге порталның төп битендә «Социаль яклау», «Хезмәт һәм мәшгульлек» бүлекләрендә урнаштырылган.

Социаль яклау органнарына шәхси мөрәҗәгать итмичәдә  хезмәт күрсәтү оештырыла,моның өчен Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында стандарт хисап язуын теркәү шарты булып тора esia.gosuslugi.ru/registration.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында хезмәтләр һәм сервислар Исемлеге uslugi.tatarstan.ru

Социаль яклау  өлкәсендә:

*Ата-аналар түләвенең төп компенсациясе

*Ата-аналар түләвенең бер өлешенә өстәмә компенсация

*Балага айлык пособие

*Пенсионерларга йөрү өчен айлык акчалата түләү

*Күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә Субсидия-ташлама

*Күп балалы гаиләләрдәге балаларга юл йөрү өчен субсидияләр

*Күп балалы гаиләләрдәге балаларга даруларга субсидияләр

*Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә Субсидия-ташлама

*Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә Субсидия

*Гражданнарның аерым категорияләре өчен торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә Субсидия-ташлама

*Баланы 1,5 яшькә кадәр тәрбияләү буенча айлык пособие

*Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие

*Йөклелек һәм бала табу буенча Пособие

*  Ата-аналар түләвенең бер өлешен компенсацияләү калькуляторы

*Ата-аналар түләвенең компенсация түләүләрен карау

*ТКХ өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар буенча түләүләрне карау

*Социаль яклау өлкәсендә хезмәт алу өчен кабул итүгә язылу

 

Хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсендә:

*Хезмәт базарындагы хәл турында мәгълүмат бирү

*Гражданнарга туры килә торган эш эзләүдә ярдәм итү

*Эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр җыюда ярдәм итү

*Гражданнарга һөнәри юнәлеш бирүне оештыру

*Вакытлыча эшкә урнашуны оештыру

*Иҗтимагый эшләрне түләүле оештыру

*Эшсез гражданнарга һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү, шул исәптән башка җирлектә дә

*Эшсез гражданнарның үзмәшгульлегенә булышлык итү

*Хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсендә хезмәт күрсәтү алу өчен кабул итүгә язылу

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International