Район башлыгы мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлады.

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Хөрмәтле районыбызның мәдәният хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Бу көн туган җиребезне рухи үстерүгә һәм бай мәдәни мирасны популярлаштыруга бәяләп бетергесез өлеш керткән, күпмилләтле мәдәниятнең үткәненә, хәзергесенә һәм киләчәгенә битараф булмаган кешеләрне берләштерә. Сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез, чөнки сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә безнең район мәдәни үсеш ноктасында. Без сезгә  хезмәтегезне  тырышлык һәм  җаваплылык  тоеп башкарганыгыз өчен рәхмәтлебез. Сез чын мәгънәсендә креативлык, талантлылык билгесе булып саналасыз. Сезгә оптимизм, яңа мөмкинлекләр, иң  искиткеч иҗади идеяләр, рухи күтәрелеш, күңел күтәренкелеге һәм бәхет телибез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International