Россиянең төрле төбәкләреннән мөселманнар изге Болгар җыенында катнашачак.

2019 елның 14 июне, җомга

Быел Изге Болгар җыены-Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган тантаналы чара 15 июньдә узачак.

Быел Изге Болгар җыены-Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган тантаналы чара 15 июньдә узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Бәйрәмдә Россиянең төрле төбәкләре һәм чит илләрдән килгән хаҗилар, Татарстан җитәкчелеге, руханилар, муниципаль берәмлек башлыклары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Россия төбәкләре мөфтиләре катнаша.

Бәйрәм иртәнге 8дә дини музыка концерты белән башланып китәчәк. Анда республика иҗат коллективлары һәм солистлар катнаша. Алар башкаруында мөнәҗәтләр, бәетләр һәм дини җырлар яңгыраячак.

Чара иртәнге 9да Болгар шәһәрлегенең үзәк мәйданында тантаналы төстә ачыла. 10.30 сәгатьтә «Кече манара һәм Хан төрбәсе» комплексы территориясендә җыенда катнашучылар тәүбә намазы укыячак. Көн уртасында Җәмигъ мәчете территориясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә өйлә намазы башлана.

Чара уздырыла торган урыннарда халык сәнгать һөнәрләре осталары ярминкәсе, билбау көрәше буенча Бөтенроссия турниры оештырылачак. Шулай ук бәйрәм кунаклары тыюлыкның барлык музейларында да була алачак.

«Изге Болгар җыены» Болгарда 922 елда Идел буе болгарларының исламны дәүләт дине сыйфатында кабул итүе хөрмәтенә 1989 елдан бирле үткәрелә. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/14/188054/

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International