Спорт чараларында югары нәтиҗәләр һәм бадминтон буенча Бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясаганнары өчен Әлки муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: Базарлы Матак урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Крайнова Анжела Александровна-Анжела үз яшь категориясендә бадминтон буенча Әлмәт шәһәрендә узган Бөтенроссия ярышларында 3 урынны, Әхмәтова Ралина Марс кызы-Ралина Уфа шәһәрендә узган бадминтон буенча Бөтенроссия ярышларында 1 урынны яулады.