Әлки интернатында өлкәннәрне Яңа ел бүләкләре белән сөендерделәр

2020 елның 2 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яңа ел алдыннан Юхмачыда өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернатта Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев һәм Әлки районы башлыгы Александр Никошин булып киттеләр.

Алар интернатта яшәүчеләрне Яңа ел белән котладылар, сәламәтлек, иминлек теләделәр. Әлбәттә, кунаклар буш кул белән килмәгән – алар яңа ел өстәле өчен бик күп тәм-том, җиләк-җимеш алып килгән.

Җылы игътибар, чарада катнашу теләсә кайсы яшьтәге кешеләр өчен дә кадерле, ә өлкәннәр өчен бигрәк тә. Интернатта яшәүчеләр, кунакларның килүләренә һәм аларның бүләкләренә балалар кебек сөенделәр. Алар җитәкчеләрне рәхмәт сүзләре белән озатып калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International