ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

“Базарлы Матакта әле узган ел азагында гына ачылган “Теремкәй” балалар бакчасы  уңайлы да, җылы да.

Мәдәният йортында “Туган җиребез – безнең өебез” дип исемләнгән концертта Иске Алпар, Иске Чаллы, Иске Камка һәм Үргәгар авыл җирлекләренең иң оста үзешчәннәре чыгыш ясады.

Маймыл елын тарихка озатырга әле бер айлап вакыт булса да, күңелләрне инде бәйрәм көтү шатлыгы, Яңа ел рухы били бара. Кайберәүләр инде йорт-җирләрен дә бәйрәмчә бизи башладылар. Узган Яңа елны иң купшы, иң матур булып каршылап, бәйрәм бәйгесендә районда беренче урынны яулаган Рифкать һәм Наилә Латыйповлар гаиләсе (Базарлы Матак) быел да кышның беренче көнендә үк  йорт тирәләрен, бакчаларын гаҗәеп ямьле итеп бизәп куйдылар. Аллы-гөлле утларга күмелеп утыручы бу йорт яныннан узганда  һәркемнең күңеле күтәрелеп китәдер.

Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча 12 декабрьдә, Россия Конституциясе көнендә, Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International