Ветеринария белгечләрен терлекләр арасында лейкоз чире таралу нык борчый.
Район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина әйтүенчә, гыйнвар башыннан ОРВИ белән чирләүче 38 кеше теркәлгән. Аларның 23 е – балалар. Дөрес, бездә авыручылар саны эпидемия чигенә җитмәгән. Тулаем Татарстанда исә хәл күпкә катлаулырак – грипп, ОРВИ белән чирләү күрсәткечләре эпидемия бусагасыннан ике тапкырга арткан. Республикада Гонконг гриппы белән авыручы 89 кеше исәпкә алынган, алар нигездә Казан, Чаллы шәһәрләрендә.