Районыбыз хуҗалык итүнең кече формаларын гамәлгә ашыру буенча республикада сигезенче урынга күтәрелгән.
Татарча көрәш буенча Габишевода үткән республика турнирында Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 7 нче сыйныф укучысы Илназ Хәмидуллин үз үлчәү категориясендә беренче урын алды.
Ул шуның өстенә ярышларның иң оста көрәшчесе дип табылды һәм планшет белән бүләкләнде.
Ташбилге авыл җирлеге белән хәзер яңа башлык – Рәмзил Әхмәдиев җитәкчелек итә.