ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

4 мартта Әхмәт авылында Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы Фираил Шиһаповны искә алу чаралары үтәчәк.

Өстәмә белем оешмаларында һәм физкультура-спорт берләшмәләрендә шөгыльләнүче укучылар арасында чаңгыда узышу буенча Бөтенроссия Ачык спартакиадасының республика этабы 25-26 февральдә Түбән Кама районында үткәрелде. Анда район данын Иске Матак урта мәктәбе укучылары яклады. Аларның тренерлары Михаил Леонтьев һәм Николай Ирдинкин. Спартакиадада балалар иҗат йортында шөгыльләнүче Вячеслав Юманов призлы урын яулады. Ә гомумкоманда зачетында Әлки районы командасы бишенче булды.

Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 11 сыйныф укучысы  Рәзилә Билалова “Үз тамырларыңны хәтерләп яшәргә” республика конференциясендә катнашып өченче урынны алды.

Базарлы Матактагы “Каенкай”  балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Соловьева “Ел тәрбиячесе” исеменә лаек булды.

Элегрәк елларда кышкы бураннарда Кошки якларына өчәр көн, хәтта берәр атна юл ачып булмас иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International