Борискино авыл җирлеген менә 16 ел инде җаваплы һәм үҗәт тә, кырыс һәм батыр да, шул ук вакытта бик сөйкемле дә хатын-кыз – Галина Самарина җитәкли.
Аңа кадәр җирлек башлыклары булып эшләгән Юрий Белов һәм Петр Ярославлевның ышанычлы алмашчысы була алды Галина: ышаныч белдереп сайлаган авылдашларының, шушы җирлектә яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртып, үз хезмәтен зур җаваплылык белән башкара ул.
Террорга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында язгы кыр эшләре чорында минераль ашламаларны дөрес саклау турында җитди сөйләшү булды.