ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Районда бүреләр санын көйләү максатында аучылар җиде ерткычны аулаганнар

Узган ел районда 17 янгын очрагы булды. Бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 15 процентка кимрәк, дип хәбәр итә район янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов. 

Утта бер кеше һәлак булган (2016 елда да янгында бер кеше гомере өзелгән иде).  Соңгы өч елда янгыннарда кешеләрнең имгәнү-җәрәхәтләнү очраклары күзәтелмәгән.

Лаеклы ялдагы әлкилеләрнең уртача пенсиясе узган елда 6 працентка арткан һәм 10481 сум тәшкил итә. 

Социаль пенсияләр 8096 сумга җиткән, Бөек Ватан сугышында катнашучылар ай саен 28910 сум пенсия ала. 2017 елда 516 кеше беренче тапкыр пенсия ала башлаган.

Шулай итеп бүгенге көндә районда яшәүче 6522 кеше үзен пенсионер дип атый.

Соңгы ун көндә шәхси хуҗалыклардан 166073 кг сөт хәзерләнде. Бу узган ел белән чагыштырганда 3453 килограммга артык. Күрсәткечләрдә уңай динамика күзәтелә: алдагы ункөнлек белән чагыштырганда да сөт җыючылар хәзерләү пукнтларына 3,4 таннага күбрәк кыйммәтле чимал тапшырганнар.

Татарстан буенча сөтнең сатып алу бәясе 16 сум 50 тиен, безнең районда 15 сум.

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада өч малай, бер кыз дөньяга килгән.

Үткән якшәмбедә районның бик күп авылларында православныйларың Майчабу бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр.

Район мәдәният йортында якташыбыз, Татарстанның атказанган рәссамы Радик Минһаҗев күргәзмәсе эшли.

Гөлфирә Әсәдуллина һәм Николай Хвостов “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең зона этабы җиңүчеләре булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International