Әлки районы Салмандагы балалар һәм үсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр җәйге каникулны күңелле һәм файдалы үткәрделәр

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Балаларның ике төркеме Чистайдагы “Раздолье” лагеренда ял итте. Аннан соң һәммәсе бергәләп “Ривьера” аквапаркында күңел ачтылар, “Киномакс” кинотеатрында булдылар. Кинога билетларны хәйриячеләр бүләк итте. Җәен приютта балалар өчен Сабан туе, төрле конкурслар оештырылды. Гаилә көнен дә күңелле итеп бәйрәм иттеләр. Казан мотоклубыннан байкерлар килү балалар өчен аеруча истәлекле вакыйга булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International