Электрон хезмәтләр: яңа хезмәтләр өстәлеп тора

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Хәзер төрле учреждениеләр бусагаларын таптамыйча, су буе чиратларда тормыйча, компьютер каршында утырып кына төрле мәсьәләләрне хәл итәргә була.

Балалар бакчасына да чиратка интернет аша гына басасың, табибка чиратка да җиңел генә языласың, субсидияләргә документларны да электрон форматта кабул итәләр. Ә “Халык конроле” хезмәте исә өйдә утырып кына көнкүрештәге җитешсезлекләрне хәл итәргә ярдәм итә.
Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бүгенге көндә 200дән артык хезмәт күрсәтелә. Республика Мәгьлүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре әлеге сервисны даими рәвештә камилләштерү юнәлешендә эшлиләр. Әледән-әле порталда яңа хезмәтләр барлыкка килә, булганнары исә камилләштерелә бара.


Әйтик, август ахырында табибка язылу хезмәте яхшыртылды. Хәзер терапевтка яки педиатрга язылыр өчен 3 гади гамәл башкарырга кирәк:
1. Шәхси кабинетта тиешле полисны сайларга. Шул биттә “Терапевт. Педиатр.” дигән язу һәм сез теркәлгән табибның исеме чыгар.
2. “Язылырга” дигән тасмага басарга
3. Уңайлы көн һәм вакытны сайларга


Портал аша язылганнан соң электрон почтага дата һәм вакыт белән искә төшерү хаты килер.
Терапевт һәм педиатрдан кала Порталда хәзер стоматологка һәм гинекологка да язылып була.


“Электрон балалар бакчасы” хезмәте исә яшь әти-әниләр өчен бигрәк тә уңайлы булды. Нәни бала белән район мәгариф идарәсенә барып чиратка язылып йөрүдән арындырудан тыш, бу сервис баланың чираты үзгәрүен даими күзәтергә мөмкинлек бирә. Шулай ук кемнәрнеңдер акча “төртеп” бакчага эләгү ихтималын бермә-бер киметте.


31 августта 2016-2017 елларга мәктәпкәчә тәрбия оешмаларына төркемнәр туплау тәмамланды. 5 ай эчендә бакчага юлламаны 64 405 бала алган. Әмма бакчага юнәлтүнең төп вакыты төгәлләнсә дә, урыннар калган яки бушаган очракта балаларны тәрбия йортларына юнәлтүләр ел дәвамында дәвам итә. Шуңа да әти-әниләргә чиратны даими күзәтеп торырга киңәш ителә. “Мәктәпкәчә оешмага юнәлтелгән” дигән язу чыкса исә, 30 көн эчендә балалар бакчасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Моннан тыш, Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында торак-коммуналь хезмәтләр өчен комиссиясез түләүгә мөмкинлек тудырган идарәче компанияләр саны артты. Бүгенге көндә 162 идарәче компаниягә караган меңләгән гражданнарга банк хезмәтләре өчен бер тиен дә чыгымланмыйча, коммуналь түләүләрне бик җиңел башкарырга мөмкинлек бирелгән. Бу күрсәткеч Татарстан Республикасы буенча барлык шәхси хисапларның 95,9% алып тора.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International