Киләсе дүшәмбедә районыбыз укучылары бер атнага көзге каникулга чыгачак. Ә чыгарылыш сыйныфлары укучылары өчен инде “урак өсте” башланды дисәң дә була. Бу шимбәдә 11 сыйныфта укучылар рус теленнән БДИ буенча сынау имтиханы тапшырып карый. Ә 11 сыйныфларда быел 72 егет һәм кыз белем ала. Укытучылар да имтихан тотарга җыена. 3 ноябрьдә барлык фәннәр һәм башлангыч сыйныф мөгалимнәре Базарлы Матак урта мәктәбе базасында тест узачак.