Әгәр халыкның 95 проценты гриппка каршы вакциналау үтсә, әлеге чир бөтенләй булмаска мөмкин. Ә инде 40 проценты ясатса – грипп эпидемиясе баш күтәрә алмый. Районнарга әнә шулкадәр халыкка прививка ясау бурычы җиткерелә. Медицина хезмәткәрләре тырышлыгы белән бүгенгә әлкилеләрнең 31,3 проценты вакцинацияләнгән. Түләүсез вакцина тулысы белән диярлек файдаланылган. Хәзер учреждениеләр, эшмәкәрләр, аерым кешеләр түләүле прививка ясата ала. Моның өчен район үзәк хастаханәсенә гомумпрактика табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Грипп гыйнвар азагы – февраль башларында килергә мөмкин, дип фаразлый белгечләр.