Мәктәп укучылары өлкәннәр йортында концерт куйганнар

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Балалар шигырьләр сөйләп, җырлап, татар һәм рус әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәтеп, интернатта яшәүчеләрнең күңелләрен күтәргәннәр. Алар әби-бабайларга үзләре ясаган әйберләр дә бүләк иткәннәр. Өлкәннәргә болар барысы да зур шатлык булган, аларны тагын килергә чакырып калганнар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International