Әлеге бакчаларның икесе дә шактый тузган, ныклап төзекләндерүгә мохтаҗ. Биналарның ишек-тәрәзәләрен, түбәләрен, идәннәрен алыштыру, җылылык һәм суүткәргеч системаларын яңарту күздә тотыла. “Ромашка”да –128, Чуаш Кичүе бакчасында 35 бала тәрбияләнә. Ремонт вакытында аларны башка бакчалар кабул итәчәк.